ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан предприятиеләренең процентсыз кредитлар алу мөмкинлеге булачак. Әлеге мөмкинлектән идарәче компанияләр һәм Татарстан Республикасының сәнәгать парклары резидентлары (сәнәгать парклары, авыл хуҗалыгы кооперацияләре, предприятие-экспортерлар), шул исәптән halal lifestyle стилендә эшләүче компанияләр файдалана алачак. Бу хакта бүген KazanSummit  форумында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

11 майда Казанда Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.) кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Ачык ишекләр көне булачак. 15 тән артык белгеч лизинг-грантны ничек алу, оешмаларны микрофинанслау, дәүләт ярдәме чаралары һәм бизнесны ничек башлау турында тәкъдим-аңлатмаларын бирәчәк. Юридик, исәп-хисап, салымнар буенча ярдәм күрсәтәчәкләр.

Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» Х Халыкара икътисадый саммит мәйданнарында Russia Halal Expo күргәзмәсе бара. Анда Россиядән, Сәгуд Гәрабстаныннан, Берләштерелгән Гарәб Әмирлекләреннән, Төркиядән, Ираннан, Казахстаннан һәм Үзбәкстаннан 80 артык экспонент үз продукцияләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итә. Күргәзмә экспозициясен аерым тематик зоналарга бүлгәннәр: туклану продукциясе, фармацевтика, косметика, бизәнү әйберләре, кием-салым, балалар уенчыклары һәм китаплар, башка товарлар. 

Казанда  «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» Х Халыкара икътисадый саммиты уза. Анда 50 артык илдән килгән 3 меңнән артык кунак катнаша.  Форум өч көн була. Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең Халыкара икътисадый саммиты тәүге тапкыр 2009 елда Казанда узган иде һәм шул вакыт эчендә Россия төбәкләре белән ислам дәүләтләре арасындагы икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданына әверелде.  

Илебездән читтә авыл хуҗалыгы товарын уңышлы итеп ничек тәкъдим итәргә, экспортның нинди таләпләрен исәпкә алырга кирәк һәм регламент буенча EU туры килү турында Европа сертификатын ничек алырга. Бу хакта Татарстан эшмәкәрләренә 11 майда Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й., 3 нче кат) сөйләячәкләр. Монда 10:00 алып 18:00 кадәр "Агросәнәгать комплексын һәм азык-төлек сәнәгатен үстерү стратегиясе: импорт һәм экспорт. АСК экспортын норматив җайга салу" тренингы узачак.   Оештыручысы - Россия экспорт үзәге.


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның Икътисад министрлыгында ветераннарга хөрмәт күрсәттеләр.  Министр Фәрит Габделганиев үзенең котлавында болай дип билгеләп үтте: "Безнең өчен сез - бердәмлек һәм татулык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге. Сугыштан соңгы елларда сезнең алга торгызу чорының төп бурычлары куелган иде - җиңүне ныгыту, иң кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгызу, икътисадны һәм мәдәниятне бик югары дәрәҗәгә күтәрүгә ирешү, совет кешеләре тормыш дәрәҗәсенең яхшы булуын тәэмин итү. 

Берләштерелгән кредит бюросы (БКБ) 2018 елның I кварталында регионнарның кредит активлыгына йомгак ясады.

Кредитлау күләмнәре арту темплары буенча лидер дип Татарстан табылган, анда кредитлау күләмнәре, узган ел белән чагыштырганда, 55% ка, ә яңа кредитлар саны 16% ка  арткан. Артуның иң түбән темплары Түбән Новгород өлкәсендә билгеләп үтелгән, анда күләмнәр, еллык алганда, 33% ка, ә яңа кредитлар саны 20% ка арткан. 

11 майда Казанда Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.) кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Ачык ишекләр көне булачак. 15 тән артык белгеч лизинг-грантны ничек алу, оешмаларны микрофинанслау, дәүләт ярдәме чаралары һәм бизнесны ничек башлау турында тәкъдим-аңлатмаларын бирәчәк. Юридик, исәп-хисап, салымнар буенча ярдәм күрсәтәчәкләр.

Тиздән билгеләп үтеләчәк бөек дата белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Нина Курганованы котлады. Ул Татарстан АССРның Дәүләт план комиссиясендә 25 ел эшләгән, сугыштан соңгы чорда икътисадны үстерүгә өлеш керткән. 

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында 25 майдан алып 25 июльгә кадәр Казанга Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килгән гражданнарны теркәү исәбенә кую өчен ЭЭМ хезмәт күрсәтүе буенча документлар кабул итү Күпфункцияле үзәк ("Минем документлар") офисларында башкарылмаячак. Теркәлү гамәлләрен башкару өчен гариза бирүчеләргә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының турыдан-туры килү урыны буенча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International