ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Идеяне ничек итеп капиталга әйләндерергә, кредит күрсәткечләрен ничек яхшыртырга һәм керемнең артуын ничек тәэмин итәргә. Табыш алуның нәтиҗәле алымнары  турында Татарстан эшмәкәрләренә 22 майда «Стратегик финанслар: интеллектуаль милек хисабына табыш арттыруны  һәм салым ташламалары алуны ничек тәэмин итәргә» тренингы кысаларында  сөйләячәкләр. Чара 15:00 алып 18:30 кадәр Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28) узачак.

Issues of implementation of investment projects and development of monotowns were discussed at the 2nd All-Russian Scientific and Practical Conference "Advanced Socio-Economic Development Territories: Issues of Development and Practice". The event was held in Naberezhnye Chelny.

23 майда Зәйдә Кама Аръягының алты муниципаль районындагы коммерциягә карамаган оешмалар өчен (Татарстанның Зәй, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш, Тукай раонннары вәкилләре өчен)  стратегик сессия булачак. Коммерциягә карамаган оешмалар өчен «Дни СО НКО» стратегик сессиясе тәҗрибә алмашу һәм озак вакытка корылган мөнәсәбәтләр мәйданына әвереләчәк. 

Иртәгә (2018 елның 16 майда) Эшкуар йортында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин гражданнарны күчмә кабул итәчәк. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз сорауларын бирә алачак. (843) 524-91-11 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә.

Саклык банкы «Алабуга» МИЗ резиденты «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖнә шампиньоннар үстерү һәм компост җитештерү заводын төзү өчен 981,2 млн сум күләмендә финанслар бирде. Акчалар  460,6 млн сумга тигез суммага КУЭ корпорациясе гарантиясе белән һәм«Татарстан Республикасының Гарантия фонды» коммерциягә карамаган оешмасы тарафыннан 30 млн сумга тигез суммага йөкләмә алып бирелде. «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ «Алабуга»ның КУЭ корпорациясе ярдәмен алган беренче резиденты, дип хәбәр ителә МИЗ рәсми сайтында.

Татарстан үзенең медицина өлкәсендәге эшләнмәләрен халыкара аренада күрсәтәчәк. Республика эшкуарларының товарлары һәм препаратлары KINE 2018 "Сәламәтлек саклау" 25 нче Казахстан Халыкара Күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Чара 16-18 май көннәрендә Алмата шәһәрендә узачак. Быелгы катнашучылар үз продукцияләрен 8 бүлектә тәкъдим итәчәк: 

"Без үзебез" социаль проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда социаль якланмаган халык катламнары өчен түбәндәге эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала:

- гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау;

- хәйрия эшчәнлеге, шулай ук ихтыярилыкка ярдәм өлкәсендә эшчәнлек;


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Фәрит Габделганиев «Алабуга» МИЗ территориясендә урнашкан «Барс технолоджи» ҖЧҖ заманча аккумуляторлы батареялар җитештерү заводында  булып кайтты.

Татарстан икътисад министры 2020 елга аккумуляторлы батареяларны Россиядә җитештерүче лидер  булырга һәм Россия базарының 15% ына хуҗа булырга мөмкинлек бирәчәк проектны өйрәнде. 


Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Идел буендагы беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» сервис металл үзәге ачылды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International