Берләштерелгән кредит бюросы (БКБ) 2018 елның I кварталында регионнарның кредит активлыгына йомгак ясады.
Кредитлау күләмнәре арту темплары буенча лидер дип Татарстан табылган, анда кредитлау күләмнәре, узган ел белән чагыштырганда, 55% ка, ә яңа кредитлар саны 16% ка арткан. Артуның иң түбән темплары Түбән Новгород өлкәсендә билгеләп үтелгән, анда күләмнәр, еллык алганда, 33% ка, ә яңа кредитлар саны 20% ка арткан.
Татарстан кредитлау күләмнәре буенча шулай ук кредитлауда иң актив төбәкләр унлыгында.
Беренче урында - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, аларда заем алучылар 284,13 млрд сумнан артык суммага 861,23 мең кредит алганнар. Бирү күләмнәре буенча икенче урында - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе – 98,06 млрд сумга 361,26 мең кредит, өчлекнең ахырында Краснодар крае - 51,58 млрд сумга 317,16 мең кредит. Кредит бирү күләмнәре буенча кредит бирүдә иң актив төбәкләр унлыгына Татарстан, Свердловск өлк., Башкортостан, Ростов өлк, Чиләбе, Самара өлкәләре кертелгән.
Күрсәткечләр БКБ рәсми сайтына урнаштырылган.
ТР ИМ матбугат хезмәте