Министр Фәрит Габделганиев ветераннарны котлады

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бүген Татарстанның Икътисад министрлыгында ветераннарга хөрмәт күрсәттеләр.  Министр Фәрит Габделганиев үзенең котлавында болай дип билгеләп үтте: "Безнең өчен сез - бердәмлек һәм татулык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге. Сугыштан соңгы елларда сезнең алга торгызу чорының төп бурычлары куелган иде - җиңүне ныгыту, иң кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгызу, икътисадны һәм мәдәниятне бик югары дәрәҗәгә күтәрүгә ирешү, совет кешеләре тормыш дәрәҗәсенең яхшы булуын тәэмин итү. Бары тик сезнең тырышлык нәтиҗәсендә без бөек һәм куәтле илдә яшибез, халыкның тормыш итү дәрәҗәсе күтәрелә - болар барысы да сезнең казаныш, сезнең җиңү.  Безнең балалар моны онытмаслар, оныклар һәм оныкчыклар сезнең белән горурланачак". Ветераннар исә Министр Фәрит Габделганиевка икътисадны үстерү өлкәсендә озак һәм нәтиҗәле эшләвен теләделәр.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International