ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Казанга Россиядә AAOIFI беренче халыкара конференциясен уздыру кысаларында аның Галиҗәнапләре Шәех Ибраһим бен Хәлифә әл Хәлифә килде.

Татарстан «Үзебезнекеләрне бел!» үсеп килүче брендлар Бөтенроссия конкурсының өченче сезонында актив катнашуын дәвам итә, ул Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм «Росконгресс» фонды тарафыннан уздырыла. Бүгенге көндә конкурска бирелгән 5755 гаризаның 986сы Татарстан Республикасы эшкуарлары тарафыннан тапшырылган.

Татарстан Икътисад министрлыгы «социаль предприятие» статусын раслау яки бирү өчен гаризалар кабул итә. Күрсәтелгән статус «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары комплексына юл ача.


9
май, 2025 ел
җомга

2025 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Хөрмәтле ветераннар!
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
 


8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән ведомство ветераннары белән очрашу узды.


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

Республика предприятиеләре елның иң яхшы экспортеры исеме өчен көрәшә ала. Премия эре компанияләрне дә, кече һәм урта бизнес вәкилләрен дә, шулай ук чимал булмаган товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр һәм интеллектуаль милек экспортында күренекле нәтиҗәләр күрсәтүче шәхси эшкуарларны да үз эченә ала.

Бердәм элемтә үзәген эшләтеп җибәргәннән бирле кече һәм урта бизнес вәкилләреннән (КУЭ), үзмәшгуль гражданнар һәм физик затлардан якынча 1230 мөрәҗәгать теркәлгән, һәм бу сан даими рәвештә арта бара.


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, шулай ук профильле министрлыклар вәкилләре һәм республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында технологик лидерлыкның илкүләм проектларын (НПТЛ) гамәлгә ашыру буенча агымдагы вәзгыять турында фикер алышу буенча киңәшмә узды.

Татарстанда сәнәгать паркларының тулу дәрәҗәсе арта бара – 2025 елның беренче кварталында инфраструктура объектларының тулу дәрәҗәсе 80% узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International