Татарстан Икътисад министрлыгы «социаль предприятие» статусын раслау яки бирү өчен гаризалар кабул итә. Күрсәтелгән статус «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары комплексына юл ача.
Социаль предприятиеләр реестрына эләгү өчен кимендә дүрт критерийның берсенә туры килергә кирәк:
- социаль яктан зәгыйфь гражданнарны эш белән тәэмин итү яисә үзең социаль предприятие сыйфатында чыгыш ясау;
- социаль яктан зәгыйфь гражданнар тарафыннан җитештерелгән товарларны яисә хезмәт күрсәтүләрне әлеге эшчәнлектән керемнәр гомуми сумманың яртысыннан да ким булмаган очракта сату;
- социаль яктан зәгыйфь кешеләр өчен билгеләнгән товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне керемнәр өлеше буенча шундый ук таләп белән (гомуми сумманың яртысыннан да ким булмаган өлеше) җитештерү;
- социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне тәэмин итәргә.
«Социаль предприятие» статусы «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган төрле ярдәм чараларына, махсуслаштырылган белем бирү программаларын, мөлкәти ярдәмне (мәсәлән, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне ташламалы шартларда арендалау), шулай ук хезмәткәрләрне түләүсез эзләү программасына юл ача.
Әйтик, статусны таныганнан соң социаль предприятиеләр персонал эзләү һәм сайлау буенча иң популяр сервисларның берсендә ике вакансияне бушлай урнаштырырга мөмкин. Ташламалы вакансияләр алу өчен «Вакансияләр урнаштыру буенча сервистан ярдәм программасы» хезмәтен сайлап, МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк.
Социаль эшкуар статусын раслау ел саен таләп ителә. Узган ел Татарстанда мондый статусны 200дән артык компания алган.
Реестрга кертү өчен сайланган категориягә туры килә торган документлар пакеты әзерләргә кирәк. Аннары документларны МСП.РФ платформасы аша «Сервислар» бүлегендә «Төбәк ярдәм чаралары» һәм «Социаль предприятие буларак тану өчен гариза кабул итү» хезмәтен сайлап тапшырырга. Шулай ук документларны шәхсән «Минем бизнес» үзәгенә тапшырырга мөмкин.
Аннары эксперт комиссиясе карарын алырга кирәк булачак. Уңай карар кабул ителгән очракта, КУЭ субъектлары реестрында «Социаль эшкуар» тамгасы барлыкка киләчәк.
Статус бирү турындагы сораулар буенча бизнеска ярдәм итүнең Бердәм элемтә үзәге белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була: 8 (843) 524-90-90.