Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Камада Җиңү көненә багышланган тантаналарда катнашты

2025 елның 9 мае, җомга

2025 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Рәсми программа кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов шәһәрнең үзәк мәйданында тантаналы митингта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. 

Делегация «Нефтехимик» эзләү отряды музеенда булды, анда һәлак булган сугышчыларны эзләү һәм мәңгеләштерүгә багышланган артефактлар бар. Алар яшьләр оешмалары әзерләгән күргәзмәләр белән таныштылар, яшь буынның тарихи хәтерне саклауга керткән өлешен күрделәр. ТР ММР администрациясе һәм ТИҮС вәкилләре оештырган экспозициягә аерым игътибар бирелде, анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең һәм Блокададагы Ленинградта яшәүчеләрнең фотосурәтләре һәм истәлекләре тәкъдим ителде. 

Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән бергә вице-премьер Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Программага шулай ук Н.В. Лемаев исемендәге скверда интерактив мәйданчыкларны карау, вакыт капсуласын салу тантанасында катнашу, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән төшке аш һәм башка истәлекле чаралар кертелгән иде.

"Түбән Кама районында 326 хөрмәтле ветеран – безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. Сезнең арада – сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре. Сезнең тормышыгыз – Ватанга хезмәт итү үрнәге һәм чын рухи көчнең нәрсә икәнен күрсәтүче символ. Сез – Ватанны ярату һәм аңа ахырга кадәр тугры булу нәрсә икәнен искә төшерү", - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International