Бердәм элемтә үзәген эшләтеп җибәргәннән бирле кече һәм урта бизнес вәкилләреннән (КУЭ), үзмәшгуль гражданнар һәм физик затлардан якынча 1230 мөрәҗәгать теркәлгән, һәм бу сан даими рәвештә арта бара.
Элемтә үзәге «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында төбәктә кече бизнеска ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат җиткерү һәм тиз арада мәгълүмат бирү максатында эшләтеп җибәрелде.
Үзәкнең төп бурычы – эшкуарларның һәм гражданнарның бизнесны үстерү институтлары белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү, хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеге бирү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Үзәк — ул төрле профильле мәсьәләләр белән федераль һәм республика порталлары – МСП.РФ һәм Эшкуарлыкка ярдәм порталы аша онлайн-чатбот, социаль челтәрләрдә һәм кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә торган омниканаль корал.
Ике айдан аз гына күбрәк вакыт эчендә Үзәк финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары, шулай ук федераль, юридик һәм салым мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Мөрәҗәгатьләрнең иң кирәкле темалары – ташламалы кредитлау, социаль контракт алу һәм компанияне социаль предприятие буларак тану.
Бүгенге көндә Татарстанда бизнесны үстерү республика институтлары, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук муниципаль берәмлекләр тарафыннан күрсәтелә торган 30га якын төбәк финанс чарасы гамәлдә. Моннан тыш, Үзәк «Минем бизнес» үзәгенең федераль программаларына һәм финанс булмаган хезмәтләренә керү мөмкинлеген тәэмин итә.
Бизнесны башлау, алып бару һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияне Бердәм элемтә үзәгенең әлеге телефоны аша алырга мөмкин: 8(843) 524-90-90.