Татарстан предприятиеләрен "Ел экспортеры" Бөтенроссия премиясендә катнашырга чакыралар

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Республика предприятиеләре елның иң яхшы экспортеры исеме өчен көрәшә ала. Премия эре компанияләрне дә, кече һәм урта бизнес вәкилләрен дә, шулай ук чимал булмаган товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр һәм интеллектуаль милек экспортында күренекле нәтиҗәләр күрсәтүче шәхси эшкуарларны да үз эченә ала.

Конкурс ике этапта узачак. 2025 елның июлендә Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә җиңүчеләр билгеләнәчәк, аннары округ этабы лидерлары арасыннан 2025 елның сентябреннән октябренә кадәр федераль дәрәҗәдәге җиңүчеләр һәм призерлар сайланачак.

Федераль этапта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә "Россиядә эшләнгән" халыкара экспорт форумында узачак. РФ Хөкүмәтенең беренче затлары катнашыр дип көтелә.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк:
Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер
Машина төзелеше өлкәсендә иң яхшы экспортер
Агросәнәгать комплексының база продукциясен экспортлау буенча лидер
Әзер продукцияне (югары дәрәҗәдә эшкәртүне) иң яхшы экспортлаучы
Экспорт хезмәтләре өлкәсендә лидер
Иң яхшы трейдер
Яңа география (эре компанияләр өчен генә)
Ел алгарышы (кече һәм урта бизнес өчен генә)
Җаваплы экспортер (ESG-принциплар)
Иң яхшы хатын-кыз-экспортер
Иң яхшы яшь эшкуар-экспортер (кече һәм урта бизнес өчен генә)
Онлайн-сәүдә өлкәсендә иң яхшы экспортер (кече һәм урта бизнес өчен генә)


Катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:
Документлар пакетын әзерләргә (ИНН күчермәсе, кече һәм урта бизнес өчен – КУЭ субъектлары реестрыннан белешмәләр).
Россия экспорт үзәге сайтында теркәлергә һәм шәхси кабинет булдырырга.
Онлайн-анкета тутырып гариза бирергә.

Катнашуга округ этабына гариза бирергә 30 көннән дә соңга калмыйча билгеләнгән таләпләргә җавап бирүче оешмалар һәм шәхси эшкуарлар кертелә.

"Ел экспортеры" премиясе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектының бер өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International