Татарстанда сәнәгать паркларының тулу дәрәҗәсе арта бара – 2025 елның беренче кварталында инфраструктура объектларының тулу дәрәҗәсе 80% узган.
Сәнәгать паркларын үстерү, җитештерү ресурсларын көчәйтү һәм бүлү өчен нәтиҗәле механизм буларак, икътисадка сизелерлек йогынты ясый.
Аерым алганда, Татарстанның сәнәгать паркларында 70 меңнән артык кешене эш белән тәэмин итүче 1700дән артык предприятие эшли. Резидент компанияләрнең гомуми әйләнеше 560 миллиард сумнан артып киткән. Сәнәгать парклары резидентлары өлешенә төбәктәге сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменнән якынча 10% туры килә.
Элегрәк Татарстан Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сәнәгать парклары булу һәм аларны үстерү белән муниципалитетларда кече һәм урта бизнес үсеше динамикасы арасында турыдан-туры бәйлелек барлыгын билгеләп үтте. Сәнәгать парклары булмаган яки тиешле игътибар алмаган урыннарда КУЭ үсешенең түбән күрсәткечләре күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләр һәм идарәче компанияләр алдында сәнәгать паркларын үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, җитештерү предприятиеләрен ирекле территорияләрне үзләштерүгә җәлеп итү, шулай ук идарәче компанияләрнең мөлкәти парклар комплексы белән идарә итүдә һөнәри осталыгын арттыру бурычы тора.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гамәлгә ашыра торган ярдәм чаралары комплексы нәтиҗәсендә сәнәгать парклары рзидентлары салым ташламалары, электр энергиясенә субсидияләр, җиһазларны ташламалы финанслау һәм лизинг, шулай ук партнерлык финанслары аша финанс ярдәме программалары кебек өстенлекләргә ия. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә.
Агымдагы елда сәнәгать парклары белән нәтиҗәле идарә итәргә өйрәтүне дә кертеп, ярдәм программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итү планлаштырыла.