Хөрмәтле ветераннар!
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Иң зур бәйрәмебез – Бөек Җиңү көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Бүген без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәбез! Без миллионлаган ватандашларыбыз, әтиләребез һәм бабаларыбызның батырлыгын, сугышта исән калуларын, туган җиребезне саклауларын, нацизмны җиңүләрен мәңге истә тотачакбыз.
Без азатлыгыбыз өчен гомерләрен биргән Бөек Ватан сугышы геройлары алдында баш иябез. Без ул коточкыч сугышның барлык гөнаһсыз корбаннары турында кайгырабыз – безнең якыннарыбыз, Җиңүгә кадәр исән калмаган, бомбага тотылган һәм атулар астында һәлак булган, концентрацион лагерьларда җәзалап үтерелгән, оккупацияләнгән территорияләрдә җәзалаучылар корбаны булганнар.
Һәм без ветераннарыбызга – сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, блокадачыларга, партизаннарга, нацизм тоткыннарына чиксез рәхмәт белдерәбез. Бүген дә безгә ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәтнең бөек үрнәген күрсәтүче кешеләр алар.
Без сезнең батырлыгыгызны онытмаячакбыз, кадерле ветераннар, тормышыгыз тирә-юньдәге кешеләрнең җылысы һәм кайгыртуы, дәүләтнең игътибары, яшь буынның рәхмәте белән тулсын өчен барысын да эшләячәкбез. Безнең белән булуыгыз, замандашларыгыз булу бәхетен бүләк итүегез өчен рәхмәт.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның барысына да мәңгелек истәлек!
Аның каһарманнары батырлыгына мәңгелек дан !
Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
Хөрмәт белән, Мидхәт Шаһиәхмәтов
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры