ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә инициативаны хәзер мобиль телефон аша да кертеп була. Моның өчен махсус «Татарстан – 2030» яңа кушымтасы эшләнгән. Аның интерфейсы максималь гадәти һәм уңайлы, Стратегияне эшләү һәм гамәлгә ашыру процессының тагын да күбрәк ачык булуын тәэмин итә.

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Haier компаниясенең Кытай делегациясе вәкилләре кер юу машиналарын җитештерү заводының – Haier югары технологияләр һәм инновацияләр индустриаль паркының Россиядәге беренче фазасы – беренче нигез ташын салу тантанасында катнаштылар.

Бүген Казанда 17.00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) Татарстан Республикасы кластерларының идарәче компанияләре җитәкчеләре киңәшмәсе була. Чарада предприятиеләр, финанс институтлары һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашачак. Белгечләр күзәтү советының максатларын, бурычларын һәм эш тәртибен караячак. Әлеге совет, кластерларның эшчәнлеген системалы тикшерүдән һәм анализлаудан тыш, стратегик планлаштыруның түбәндәге юнәлешләренә җитәкчелек итәчәк:


26
май, 2018 ел
шимбә

Бүген Эшкуар йортында белемне арттыра торган, уенлы чара һәм шул ук вакытта гаилә бәйрәме үтте. Эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев котлады.   "Бу бик катлаулы һөнәр. Анда тәвәкәллек, җаваплылык, һөнәрилек, идеяләргә байлык һәм кайбер урыннарда хәтта зирәклек таләп ителә. Татарстан Республикасында бүгенге көндә кече һәм крта эшкуарлыкның 170 меңләп субъекты бар. 

Эшкуар – эшне куу сүзләреннән ясалган. Бу бик кыйммәтле сыйфат. Бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен авырлыклардан һәм җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмаганнар билгеләп үтә. Минемчә, бу бәйрәмнең нәкъ менә 26 майга туры килүе очраклы түгел. Яз – хезмәт һәм алгарыш символы.


25
май, 2018 ел
җомга

Төмән өлкәсе, Мәскәү һәм Татарстан Россия төбәкләренең инвестицияләр өчен кызыклы булуы рейтингының беренче урыннарында. Татарстанга лидерлар өчлегендәге урынны саклап калырга мөмкинлек биргән төп күрсәткечләрдән предприятиеләрне һәм милекчелек хокукларын теркәү процедураларының тиз һәм гадиләштерелгән рәвештә башкарылуын аерым күрсәтергә кирәк. 

Бүген Петербург халыкара икътисад форумы үз эшен дәвам итә. Ул эшлекле даирәләр вәкилләренең аралашуы һәм базарлар белән тулаем дөнья яссылыгында үсә торган Россия өчен мөһим төп икътисадый мәсьәләләр турында фикер алышу өчен  дөньякүләм әһәмияткә ия алдынгы мәйдан булып тора. Форум эшендә Татарстан делегациясе дә катнаша. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән очрашты. Ул узган елда  Россия буенча төяп җибәрелгән наноиндустрия продукциясенең гомуми күләменнән Татарстан 23,2% ын төяп җибәргән, дип хәбәр итте. Татарстан икенче ел рәттән 1 нче урын ала. "Наноиндустрияне үстерү - безнең өчен өстенлек", дип билгеләп үтте Министр Габделганиев.

Үз өлкәләренә караган укуларга атнасына якынча 3 сәгать вакыт бүлеп бирә алган Татарстан эшкуарлары "Бизнес-класс" онлайн-проектында катнаша ала.  «Google» компаниясе һәм «Россия Саклык банкы» ГАҖ тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге уку-укыту программасы интернет-порталда эзлекле төзелгән курс булып тора. 

Татарстан Республикасы әниләре бизнес нигезләренә "Әни-эшкуар" проекты кысаларында  бушлай өйрәнә алачак. Ул декрет ялындагы хатын-кызлар, балигъ булмаган балаларның аналары, шулай ук эш белән тәэмин итү хезмәтендә исәптә торучы хатын-кызлар өчен махсус эшләнгән. Проектның максаты - аларга үз эшләрен башлауда һәм үзләре генә гамәлгә ашыра алмаган бизнес-идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм итү. 


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева бүген яңа I.TATARSTAN2030.RU рәсми сайты эшенә старт бирделәр. Яңа проектның презентациясе Петербург халыкара икътисадый форумында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International