Бүген Эшкуар йортында белемне арттыра торган, уенлы чара һәм шул ук вакытта гаилә бәйрәме үтте. Эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев котлады. "Бу бик катлаулы һөнәр. Анда тәвәкәллек, җаваплылык, һөнәрилек, идеяләргә байлык һәм кайбер урыннарда хәтта зирәклек таләп ителә. Татарстан Республикасында бүгенге көндә кече һәм крта эшкуарлыкның 170 меңләп субъекты бар. Бу 472 мең эшкуар дигән сүз. Татарстан гадәттәгечә эшкуарлык активлыгы күрсәткечләре буенча лидерлар бишлегенә керә", – дип билгеләп үтте Министр. Габделганиев сүзләренә караганда, хәзерге дөнья эшкуарлардан карарлар кабул иткәндә, үз продуктларын тәкъдим иткәндә сыгылмалылык һәм мобильлек кебек яңа сыйфатларга ия булуны таләп итә. "Эшкуар йорты безне яңа кораллар һәм белемнәр белән тәэмин итү өчен төзелде", – дип билгеләп үтте республиканың Икътисад министрлыгы башлыгы.
Чараның мәртәбәле кунагы Роман Шәйхетдинов - республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булды. "Эшкуарлыкны үстерү, белем бирү проектлары, инкубацияләү, кешеләргә ярдәм итү, компанияләрнең, бизнесның аякка басуы темасы – бик мөһим. Эшкуар йорты – сездән кире элемтә алу мөмкинлеге дә", – дип билгеләп үтте Шәйхетдинов үзенең котлау сүзләрендә. Ул цифрга һәм электрон хезмәт күрсәтүләргә күчүнең әһәмиятен ассызыклады, чөнки ул конкуренциягә сәләтле булырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан эшкуарлары үз бәйрәмнәрендә белемнәрен алып һәм уңышлы эшмәкәр тәҗрибәсен туплап, яңа танышлар табып, элемтәләр урнаштырып кына калмыйча, вакытны гаиләләре белән бергә файдалы үткәрә алдылар.
Чараны оештыручы – ТР Икътисад министрлыгы.
ТР ИМ матбугат хезмәте