Бүген Казанда 17.00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) Татарстан Республикасы кластерларының идарәче компанияләре җитәкчеләре киңәшмәсе була. Чарада предприятиеләр, финанс институтлары һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашачак. Белгечләр күзәтү советының максатларын, бурычларын һәм эш тәртибен караячак. Әлеге совет, кластерларның эшчәнлеген системалы тикшерүдән һәм анализлаудан тыш, стратегик планлаштыруның түбәндәге юнәлешләренә җитәкчелек итәчәк:
- аналитика һәм консалтинг үзәге;
- кластерлар брендларын Россия территориясендә һәм чит илләрдә тәкъдим итү;
- кластерда катнашучылар өчен фасилитация һәм Aglile трансформация.
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар кластерлар предприятиеләрен яңа сату базарларына чыгару максатыннан Кластерлы үсеш һәм кооперация үзәге тарафыннан ел саен субсидияләр конкурсын үткәрү регламенты, шулай ук Татарстан Республикасында кластерлы сәясәтне гамәлгә ашыру белән бәйле башка темалар турында да сөйләшәчәкләр.
ТР ИМ матбугат хезмәте