Кер юу машиналары заводы - Чаллыда. Беренче нигез ташын салуда Фәрит Габделганиев канашты

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Haier компаниясенең Кытай делегациясе вәкилләре кер юу машиналарын җитештерү заводының – Haier югары технологияләр һәм инновацияләр индустриаль паркының Россиядәге беренче фазасы – беренче нигез ташын салу тантанасында катнаштылар. Завод 2019 елда эшли башлар дип көтелә. Чаллыда эшләп чыгарылган кер юу машиналары Россиягә генә түгел, ә БДБ илләренә, Европага да җибәреләчәк. 

Кер юу машиналарын җитештерү буенча югары технологияле заводка инвестицияләр 3 млрд 90 млн сум, завод мәйданы – 29 000 кв.м тәшкил итәчәк.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International