10-14 сентябрь көннәрендә Татарстанның кече һәм урта бизнес субъектлары "Эшкуарлык мәктәбе"н уза алачак. Белем бирү программасы "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КО тарафыннан Татарстанның Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырыла. Чара Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург урамы, 28) узачак.
Программа кыслаарында бизнесны үстерүгә һәм предприятие белән идарә итүне камилләштерүгә, шулай ук эшчәнлекнең финанс һәм җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуга максат тотучы тренинглар уздырылачак.
Эш йомгаклары буенча анда катнашучылар эшләп торучы предприятиегә тулы анализ ясый һәм бизнес белән идарә итү системасын үстерү буенча алга таба башкарылачак эшләрне планлаштыра алачак.
Чарада катнашу – бушлай, түбәндәге телефон буенча теркәлергә кирәк: 8 (843) 524-90-90.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте