ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

1 сентябрьдән башлап модернизацияләнгән "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы мәйданында provbiz.ru күзәтчелек органнарында тикшерү узуга әзерлек мәсьәләләре буенча эшкуарлар өчен консультацияләр сервисы эшли башлаячак. Экспертлар буларак янгын, салым, санитария, экология, техник, ветеринария күзәтчелеге, шулай ук хезмәтне саклау юнәлешләре буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә зур тәҗрибәгә ия булган инспекторлар катнашачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысына бәя уздыру департаментыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә бәя билгеләү турында" 2012 елның 22 октябрендәге 1075 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында" РФ Хөкүмәте карары проекты буенча ачык консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать килде.


17
август, 2018 ел
җомга

Төзелеш материаллары, электр товарлары, сантехника, йорт һәм бакча кирәк-яраклары җитештерүчеләр. Республикадагы 100 якын эшкуар бүген үзләрен "ЛеруаМерлен Восток" компаниясенә китереп бирүче буларак күрсәтте. Бизнес вәкилләре һәм компания җитәкчелеге белән очрашу Яр Чаллыда узды. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә узды.

Бизнес-өлкәдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, җитештерү товарларын күрсәтү, Татарстан эшкуарлары белән перспективалы хезмәттәшлек турында фикер алышу. Томск бизнесменнарының Татарстан Республикасына булган визиты бик файдалы һәм уңышлы узды. Себердән килгән КУЭ вәкилләре төбәктәге икътисадый потенциалны өйрәнделәр, берничә җитештерү компаниясендә булдылар, "Эшкуарлык фабрикасы" проектында катнашучылар белән очраштылар.

Корбан бәйрәмен һәм Татарстан Республикасы Көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә күпфункцияле үзәкләр ("Минем документлар" офислары) үзгәртелгән режимда эшләячәк.


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Текстиль эшләнмәләр чыгаручы Татарстан эшмәкәрләре үзләренең товарларын "Fashion Expo Astana" халыкара мода күргәзмәсендә тәкъдим итә ала. Чара 2018 елның 4 - 6 июль көннәрендә Астанада (Казахстан) узачак.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Савва Шипов бергәләп, Казанда (Җиңү проспекты, 214) иң эре күп функцияле үзәге эше белән танышты.   

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм эшлекле элемтәләр булдыру. 5-8 сентябрь көннәрендә шундый максат белән Татарстан эшкуарлары өчен Симферопольдә шундый бизес-миссия булачак. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары Кырымда яңа клиентлар һәм партнерлар табып, үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга сала алачак.


14
август, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Тәтешкә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тетюшитехстекло» производствосында булды.

«Тетюшитехстекло» "Тәтеш" муниципаль сәнәгать мәйданчыгы территориясендә урнашкан.

Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс старт алды. Заявкалар 11 сентябргә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителәчәк(Мәскәү урамы, 55, 109 (яки 305) каб.)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International