25 август көнне Яр Чаллыдагы ИТ-парк үзенең алты яшьлеген бәйрәм итә. Бу көнне бизнес-инкубатор теләге булган һәркемгә "Tech-почмак" ачык конференциясен уздырачак.
Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак: реклама һәм маркетинг технологияләре, медиа, PR, платформа һәм корпоратив ПТ, блокчейн, финтех, VR/AR. Катнашучыларга гамәләдәге клиентларны ышандыру һәм яңаларын җәлеп итү өчен әлеге юнәлешләр буенча нинди стратегияләрне сайларга кирәклеге, үз эшеңдә заманча технологияләрне ничек итеп уңышлы кулланып булуы турында сөйләячәкләр, иң яхшы тәҗрибәләр белән таныштырачаклар. Россиядәге әйдәп баручы интернет-компанияләрнең вәкилләре төрле өлкәләрдә иң яңа эшләнмәләр һәм идеяләр белән уртаклашачак.
Чара 10 сәгатьтә старт ала.
Катнашу – бушлай, алдан теркәлү узарга кирәк:
https://tehnopark-v-sfere-vysokih.timepad.ru/event/770285/