Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктырту конкурсында катнашу өчен заявкаларны кабул итү дәвам итә. Анда ММЧ редакцияләре, аерым авторлар, авторлык коллективы һәм төркемнәр катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:
- "Татарстан Республикасы СЮКО эшчәнлеген яхшырту буенча иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)";
- "Татарстан Республикасы СЮКО эшчәнлеген яхшырту буенча иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру);
- "Татарстан Республикасы СЮКО эшчәнлеген яхшырту буенча басма ММЧда иң яхшы мәкалә";
- "Татарстан Республикасы СЮКО эшчәнлеген яхшырту буенча "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы мәкалә".
Катнашу өчен 3 сентябрьгә кадәр документлар җыелмасын республиканың "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына җибәрергә кирәк. Конкурска заявкалар түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур, 2 йорт, 6 кат (матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге) яки, "Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктырту конкурсы" тамгасы белән, түбәндәге электрон почтага: konkurs.nko2018@gmail.com.
Катнашу шартлары белән сайтта: http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1231622.htm яки түбәндәге телефон буенча: 8(843) 570-31-04 (Регина Шакирова) танышырга була.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте