Татарстанның социаль эшкуарлары бушлай белем бирү онлайн-курсын уза ала

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

35 сәгатьлек видео-лекция һәм мастер-класс, 52 өстәмә белем бирү курсы. Интернет челтәрендә "Чикләмәләрсез эшлә" социаль эшкуарлык мәктәбе" түләүсез курсы эшли башлады. Әлеге программа инвалидларны эшкә урнаштыручы яки аларның яшәеш сыйфатын яхшыртучы бизнес вәкилләре һәм коммерциясез оешмалар өчен белем бирүгә юнәлдерелгән.

Курс кысаларында анда катнашучылар үз идеяләреңне ничек генерацияләргә һәм ныклыгы буенча аны ничек тикшереп карарга, проектның бизнес-планын ничек эшләргә кирәклеге, инвалидлыгы булган кешеләр белән эшләү үзенчәлекләре хакында беләчәк. Укыту йомгаклары буенча белем алучыларга сертификат тапшырылачак.

Белем алу программасын түбәндәге сайтта узарга мөмкин: https://www.udemy.com/laboratorysp/. Материаллар белән шулай ук мобиль җайланма яки телевизор аша да файдаланырга мөмкин.

Онлайн-курс "Безнең киләчәк" фонды тарафыннан эшләнгән. Ул Россиянең 10 төбәгендә гамәлгә ашырылган "Чикләмәләрсез эшлә" программасына нигезләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International