28 августта Казанда Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү буенча комиссия утырышы булачак. Чара 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (429 каб) узачак.
Конкурс аша сайлап алуда Әлмәт районыннан һәм Казаннан өч оешма катнашачак.