Татарстанлылар космодром, крематорий төзергә һәм интерактив онлайн мәктәпләр булдырырга тәкъдим итә

2018 елның 24 августы, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Стратегия-2030 http://i.tatarstan2030.ru/ сайтында бастырып чыгарылган ТОП-10 кызыклы инициативаны билгеләде.

 Узып баручы атнаның иң кызыклы һәм популяр инициативалары:

Кремторий төзү.

Казанда яшәүчеләр "теләсә нинди цивилизацияле җәмгыятьтә кешенең сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш, шул исәптән вафат булганнан соң үзенең җәсәден урнаштыру мәсьәләсендә дә. Зиартлар зур территорияләрне биләп тора һәм тулган, ә крематорий төзелеше нәтиҗәсендә аларга булган басым өлешчә кимиячәк".

Кама Аланында космодром төзү.

Казанда яшәүчеләрнең берсе Татарстнны дөньяда туризмны үстерү үзәгенә әверелдерергә тәкъдим итә.  Аның фикеренчә, республикада әлеге юнәлешне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Ял һәм мәдәни үсеш территориясе ясарга.

 Алабугада яшәүче кеше Европадагы "Дисней Ленд"тан берничек тә аерылып тормый торган, канат юллары, эленмә вагончыклары, шулай ук киләчәк технологияләре (квадрокоптер тибындагы очкыч аппаратлары) булган зур мәдәни-күңел ачу, тарихи-архитектура һәм фәнни-танып белү үзәге оештырырга киңәш итә. Татарстанның нәкъ шушы өлешендә хәзерге вакытта мондый Үзәк бик актуаль булыр иде, чөнки сәнәгать, авыл хуҗалыгы бик зур темпта үсә, халык саны да арта бара. Мондый Үзәкне оештыру демография холкындагы, социаль-икътисадый үсеш, шулай ук сәнәгый-хуҗалык юнәлешендәге күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә булышачак.

Интерактив онлайн мәктәпләр булдыру.

Чаллыда яшәүче кеше читтән торып уку мөмкинлекләрен тудырырга киңәш итә.  Лекцияләр иң яхшы укытучылардан яздырып алып укылачак, ә контроль биремнәр онлайн тутырылып, программа ярдәмендә тикшереләчәк. Бу хәл укытучыларны матавыклы эштән азат итәргә, сыйныфлардагы укучылар исәбен киметергә, укыту сыйфатын яхшыртырга, бюджет чыгымнарын киметергә булышачак. Әлеге инициативаны гамәлдәге мәгариф системасына альтернатив буларак карарга була, онлайн-укытуга мөстәкыйль белем алу сәләтенә алдан тест узган балалар ихтыярлары буенча кабул ителергә мөмкин. Шулай ук сайлап алу өчен предметларны тирәнтен өйрәнү һәм һөнәрләр буенча белгечлекләр белән дә берничә программаны сайлау мөмкинлеген бирергә кирәк, дип саный Яр Чаллыда яшәүче.

Шәһәр биналарының фасадларын тәртипкә китерергә.

Казанда яшәүче кеше туган каласының тышкы кыяфәте турында борчыла.  Аны "хәтта туристлар иң күп килә торган урамнарда да кондиционерларның йортларның фасадларында тәртипсез һәм системасыз рәвештә эленүе" борчый. Аның фикеренчә, әлеге проблеманы хәл итү өчен ике үтемле механизм бар: шәһәрләрдә яңа биналарның проектлары, мисал өчен, "Флагман" ТК (Казан, Җиңү пр., 46) кебек, әгәр фасад чишелешләре юк икән, экспертиза узарга тиеш түгел. Икенче вариант, азкатлы биналар өчен – түбәгә монтажлау.

Гражданнарның бер урында мәгълүмат туплау системасын камилләштерү.

Алабугада яшәүче кеше мәгълүматны бер блокка туплау системасын камилләштерергә тәкъдим итә. Гражданинга кагылышлы барлык агымдагы белешмә үзгәрешләре оператив рәвештә структур органнар арасында тапшырылырга һәм яңартылырга тиеш. Гражданинга статусы буенча тиешле хезмәтләрдән файдалану хокукы турында автомат рәвештә хәбәрләр килеп торырга тиеш. "Гражданинның теркәлеп яшәү урыны үзгәргән икән, әлеге белешмәләр шунда ук хәрби коматта, участок полициясендә, медицинада, мәгарифтә һ.б. урыннарда гражданинга аерым килү мөмкинлегеннән тыш яңартылырга тиеш. Шуның белән гражданинга хезмәтләр күрсәтү дәрәҗәсе артачак. Теләсә нинди дәрәҗәдә һәм катлаулылыкта булган җинаятьләрне ачу күләме артачак".

Экологик проблеманы хәл итү идеясе.

Яшел Үзәндә яшәүче кеше чүпкә бәйле проблемаларны хәл итү чишелешен тәкъдим итә. Һәр ишегалдында модульле бина, ангар яки халыктан чүпне аралап җыя торган павильон булырга тиеш, дип саный ул. Чүпне аралап тапшырырга теләмәгәннәр сортларга аерган өчен түләячәк.

Автомобиль шиннарын утильләштерү.

Калдыкларны аралап җыю инициативасына Казаннан да бер кеше теләктәшлек белдергән. Аның фикеренчә, көнкүреш калдыкларын гына түгел, башкаларын да эшкәртү мөһим. "Автомобильләрнең тәгәрмәч калдыклары – ул кыйммәтле материал, аннан спорт өчен йөгерү юлларын, балалар мәйданчыкларын тышлау өчен чимал эшләнә".

КАИда пилотлы һәм хезмәт күрсәтүче составка өйрәтү факультетын ачу.

Әлмәттә яшәүче кеше фикеренчә, хәзерге Россиядәге авиациянең граждан чараларына хезмәт күрсәтүдә һәм пилотлауда кадрларның җитәрлек булмавы проблема булып тора. Казанда халыкара аэропорт, авиация заводы рәвешендә инфраструктура бар. КАИ базасында иң яңа укыту методикалары белән иң зур белем бирү үзәген ясарга була, ул хәзерге граждани авиация өчен ярап куяр иде.

 Укытучы-логопед ставкасын рәсми финанслап, мәгариф учреждениеләренә логопед пунктларын кайтарырга.

Яңа Чишмәдә яшәүче хатын-кыз үсеп килүче яшь буын сөйләмендәге җитешсезлекләр турында борчыла. Аның фикеренчә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә укытучы-логопед ставкасы кайтарылырга тиеш.

Ә яңа икътисадый үзәкләр булдыру тәкъдимен җиткергән Буада яшәүче барыннан да күбрәк тавыш туплаган: "Көньяк-Көнбатыш районының Буада билгеләнгән үзәге булган Идел алды ЭЗ яңа икътисад районнарының үзәгенә әверелергә һәм хуҗалык комплексын ныгытуга һәм төбәкнең бердәм икътисадый тирәлеген үстерүгә ярдәм итәргә тиеш", – дип саный ул.

 http://i.tatarstan2030.ru/ сайтында инциативалар белән тулырак танышырга, аларга теләктәшлек белдерергә, яки үз фикереңне җиткерергә мөмкин.

Бу атнада Апас, Питрәч, Әлки, Нурлат һәм Кайбыч районнары Стратегия-2030 инициативалар кертү лидерлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International