Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге белгечләре Кырым Республикасының экспорт потенциалын үстерүдә актив катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде. Симферопольдә "Кырымның экспорт потенциалы: уңышка THE MOST" халыкара конференциясе узды. Чарада тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендәге иң яхшы белгечләр һәм кырым товарларын җитештерүчеләр катнашты. Спикерлар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм чарада катнашучылар белән ТИЭ дәүләт ярдәме, электрон мәйданчыклар белән эшләү, Кырымнан логистиканы грамоталы төзү һәм халыкара базарларында нәтиҗәсе сату мәсьәләләре турында фикер алышты.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүне координацияләү үзәген үстерү өлешендә Кырым Республикасы өчен "төбәк-остаз" сыйфатында беркетелгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте