Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында идарә, икътисад һәм финанслар буенча VII Халыкара яшьләр симпозиумы үз эшен башлады.
Симпозиумның максаты - яшьләр арасында фәнни элемтәләрне үстерү, яшь галимнәрнең социаль-икътисадый үсеш проблемаларын тикшерүдә һәм хәл итүдә катнашуы.
Катнашучылар аудиториясе Россия Федерациясе белем бирү учреждениеләренең студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм яшь укытучылары белән тәкъдим ителгән.
Форумның пленар утырышында "Киләчәк икътисады - Илкүләм технологик инициатива нәтиҗәсе" темасына чыгыш белән министр урынбасары Олег Пелевин катнашты. Олег Пелевин киләчәк икътисадында яңа технологияләрнең роле, Илкүләм технологик инициатива (ИТИ) кысаларында республика проектлары, ИТИ юнәлешләре буенча Инновацияләргә ярдәм фондының гамәлгә ашырыла торган программалары турында сөйләде. Моннан тыш, министр урынбасары Стратегия-2030ның "Татарстан технологик инициативасы" дип аталган флагман проектын билгеләп үтте, Стратегия-2030ның төп нигезләмәләре һәм аңа кертелә торган үзгәрешләр турында сөйләде.
Пленар утырыш яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Т.Д.Сөләймановның ("Яшьләрнең проектларны гамәлгә ашыру өчен нинди мөмкинлекләре бар?"), К(И)ФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Н.Г.Баһаветдинованың ("Кызыклы фән: замана таләпләре") чыгышлары белән дәвам итте.
VII Халыкара яшьләр симпозиумы 2018 елның 28-29 ноябрендә узачак.