Бүген Эшкуар йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ генераль директоры Александр Браверман катнашында киңәшмә узды. "Татарстан Республикасы төбәк лизинг компаниясе" АҖнең планлы күрсәткечләрен үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмә барышында түбәндәгеләр каралды: эшкуарлыкны финанс ягыннан тәэмин итү буенча 2018 елга билгеләнгән максатчан күрсәткечләр; агымдагы елда Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясенең финанслау проектларын үтәү динамикасы; Төбәк лизинг компаниясе башкарган эш нәтиҗәләре. Киләсе елга бурычлар һәм планнар каралды.
Шулай ук, үзенең эш сәфәре барышында, "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ җитәкчесе Александр Браверман Эшкуар йортында оештырылган "Дәүләт сатып алулары һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары: нәтиҗәлелек һәм үсеш перспективалары" түгәрәк өстәл утырышында булды һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары, Корпорацияне төзү тарихы, шулай ук 2018 елда эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте