Бүген Казанда Татарстанның яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары җыела. Слет А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты базасында узачак (8нче уку бинасы, Четаев ур., 18а).
Анда 9дан алып 30 яшькә чаклы 400дән артык вәкил катнашачак. Бу бөтен Татарстаннан (Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Түбән Камадан, Ютазы, Алабуга, Саба һәм Буа районнарыннан) предприятиеләрнең яшь белгечләре, яшьләр инновацион иҗаты үзәге, балалар технопарклары, кампуслары укучылары, "Умник" Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре, югары уку йортлары һәм стартаплары вәкилләре.
Иң яшь катнашучылар - Казан шәһәреннән 9-10 яшьлек мәктәп укучылары, алар Татарстан Республикасында иң яшь патент ияләре.
Слетны һәм күргәзмәне үткәрүнең максаты - уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм һәм аны стимуллаштыру, мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм предприятие яшьләре арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.
Слетның шулай ук тематик секцияләре узачак:
- балалар фәнни-техник иҗатын үстерү һәм кызыксындыру;
- киләчәк һөнәрләре;
- идеядән алып стартапка кадәр уйлап табу юлы;
- шоу-бизнеста уйлап табулар.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте