Бүген Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре өчен "Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр низагы һәм аны булдырмый калу чаралары" темасына укыту семинары узды.
Чараны Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин һәм Идарәнең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Динар Усманов уздырды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте