Бихисап файдалы эшләнмәләр һәм "лайфхаклар". Тәрәзәне ачмыйча гына бүлмә һавасын ничек чистарак итәргә, үзең катышмыйча чәчәкләргә ничек су сибәргә яки бик аз энергия һәм вакыт кулланып, яшелчәләрне ничек үстерергә - бу хакта яшь уйлап табучылар белә. Бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты базасында алар 20дән артык яңа проект тәкъдим итте. Казанда бүген Яшь инноваторлар, уйлап табучылар һәм рационализаторлар слеты һәм "Актив" яшьләр фәнни-техник иҗаты күргәзмәсе старт алды. Әле бөтенләй яшьләр булсалар да, алар инде югары нәтиҗәләргә ирешкән. 5 катнашучы - "иң яхшы уйлап табучы" билгеләре белән бүләкләнгән, 3 - халыкара конкурслар җиңүчеләре һәм 2 - Россиядә иң яшь патент ияләре. Татарстан уйлап табучыларының яхшы әзерлеген чара кунаклары - "Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды" ФДБУ генераль директоры Сергей Поляков һәм Инновацияләргә ярдәм фонды генераль директорының киңәшчесе Иван Бортник та билгеләп үтте.
Әүвәл 400 кеше катнашу көтелсә дә, асылда 9дан 30 яшькәчә 500дән артык вәкил җыелды. Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Саба, Ютазы һәм Буа актив тәкъдим ителгән. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, Слет бөтен республикадан инноваторлар арасында аралашу, тәҗрибә һәм идеяләр уртаклашу өчен мәйданчык булды: "Безнең төп бурыч - яшь уйлап табучыларга үзләрен һәм үз эшләнмәләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү, аларның башлангычларын хуплау һәм кечкенәдән новаторлык өлкәсенә җәлеп итү. Хакимият органнары, үсеш институтлары, белем бирү учреждениеләре һәм предприятиеләр хезмәттәшлегенең нәкъ менә шундый форматы яшьләрдә фәнни-техник потенциалны ачыкларга, элемтәләр һәм контактлар булдыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә". Ф.Габделганиев билгеләп үткәнчә, Татарстан Икътисад министрлыгы киләчәктә дә уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм күрсәтәчәк.
Слетны һәм күргәзмәне үткәрүнең максаты - уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм һәм стимуллаштыру, мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм предприятие яшьләре арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте