Россия Хөкүмәте Татарстанга 2017 елда икътисадый потенциалының югары күрсәткечләре өчен 690 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Тиешле документка Премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйган.
11 декабрьдә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) "Нәтиҗәле эшкуар-2019" конференциясе узачак. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы үткәрә.
Эшкуар иртәгә нинди булырга тиеш һәм клиент нәрсә сатып ала? Укыту семинары кысаларында Чаллы бизнесменнары әнә шундый сорауларны тикшерде. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре һәм "Сыналган бизнес" проекты экспертлары үткәрде.
Стратегия-2030 кысаларында Татарстанда нинди программалар гамәлгә ашырылды һәм республика үсешендә нинди үзгәрешләр көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" МАда матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җавап бирде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "2019 елның 1 гыйнварыннан барлык төр сатып алулар электрон рәвешкә күчкәндә Бердәм мәгълүмат системасы (ЕИС) zakupki.gov.ru торышы һәм үсеш перспективалары"дигән семинар-киңәшмә узды. Чара Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Анна Катамадзе катнашында үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция советының һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкаруга заявкалар карау буенча комиссия утырышында яңа ике проект хупланды. Чара Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырышта Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Яңа идеяләр, амбицияләр һәм киләчәк үсешкә омтылыш. Россиянең һәм Татарстанның иң уңышлы бизнесменнары бүген республиканың икътисад министрына үз проектларын күрсәтте. Фәрит Габделганиев "Россиянең яшь эшкуары - 2018" конкурсында җиңгән һәм конкурсның төбәк этабында аерылып торган эшкуарлар белән очрашты.
Татарстанның кече һәм урта бизнес субъектлары Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына микрозайм алуга заявканы КФҮ аша тапшыра алачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган мәгълүмат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев хәбәр итте. Документлар "Минем бизнес" офисында да, "Минем документлар" офисында да кабул ителә.
2018 елда Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә халыкка 3,6 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев хәбәр итте.
2019 елда Казанның ике районында Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәкләре филиаллары ачылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм "Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова җавап бирде.