Яңа идеяләр, амбицияләр һәм киләчәк үсешкә омтылыш. Россиянең һәм Татарстанның иң уңышлы бизнесменнары бүген республиканың икътисад министрына үз проектларын күрсәтте. Фәрит Габделганиев "Россиянең яшь эшкуары - 2018" конкурсында җиңгән һәм конкурсның төбәк этабында аерылып торган эшкуарлар белән очрашты. Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү - Министрлык бурычларының берсе, дип билгеләде Фәрит Габделганиев. Ул ассызыклаганча, җыелган кешеләрнең күнекмә-белемнәре башлап җибәрүчеләр өчен файдалы булырга мөмкин. Министр лидерларга остазлар сыйфатында чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Эшкуарлар билгеләп узганча, конкурста катнашу яңа идеяләр тууга китергән. Хәзер алар үз бизнесларын киңәйтә, ә алга таба чит ил базарларына чыгарга планлаштыра. Фәрит Габделганиев Министрлыкның әлеге эштә кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер булуы турында ассызыклады.
"Россиянең яшь эшкуары" конкурсы яшь, талантлы, эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы кешеләрне ачыклау һәм бүләкләү, илнең социаль-икътисадый үсешендә әһәмиятле фактор буларак яшь эшкуарлыкның позитив образын формалаштыру максатында уздырылды.
Ул ике этапта узды: төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә. Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча бәяләделәр: "Интернет эшкуарлык"; "Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы"; "Франчайзинг"; "Социаль эшкуарлык"; "Җитештерү"; "Инновацион эшкуарлык; "Сәүдә"; "Хезмәт күрсәтү өлкәсе"; Саклык банкыннан махсус номинация; "Балалар потенциалын үстерү" махсус номинациясе; "Франчайзинг" махсус номинациясе; "Иң яхшы хатын-кыз проекты" махсус номинациясе; "Спортта бизнес" махсус номинациясе.
"Россиянең яшь эшкуары-2018" исеме өчен илнең 63 субъектыннан 2000 артык бизнесмен көрәште. Финалга 61 төбәктән 120 катнашучы чыкты. Алардан 32 эшкуар җиңүче булды, шул исәптән өчесе - Татарстаннан.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте