Бүген Икътисад министрлыгында сатып алулар үткәрү турында сөйләделәр

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "2019 елның 1 гыйнварыннан барлык төр сатып алулар электрон рәвешкә күчкәндә Бердәм мәгълүмат системасы (ЕИС) zakupki.gov.ru торышы һәм үсеш перспективалары"дигән семинар-киңәшмә узды. Чара Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Анна Катамадзе катнашында үтте.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән икътисад министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. "Быел 44-ФЗ һәм 223-ФЗ санлы федераль законнарга барлык көндәшлекле процедураларны электрон рәвешкә күчерүне күздә тоткан зур үзгәрешләр үз көченә керде. Сатып алулар структурасында бердәм мәгълүмат системасы аерым һәм мөһим урын алып тора, ул ил сатып алуларында төп мәгълүмат-статистика үзәге санала. Әлеге ресурс контракт системасының барлык субъектларының мәгълүмати хезмәттәшлеген тәэмин итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, үзгәрешләр коррупция күренешләрен киметүгә йогынты ясаячак, сатып алу процедураларының һәркем алу мөмкинлеген, гаделлеген һәм сыйфатын арттырачак һәм, нәтиҗә буларак, сатып алуларның нәтиҗәлелеге күтәреләчәк.

Сатып алулар электрон рәвешкә күчкән вакытта бердәм мәгълүмат системасының үсеш перспективалары турында Анна Катамадзе сөйләде. Семинар кысаларында ул шулай ук 2018 елда ЕИС эше нәтиҗәләрен чыгарды һәм 2019 елга планнар турында хәбәр итте.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International