Эшкуар иртәгә нинди булырга тиеш һәм клиент нәрсә сатып ала? Укыту семинары кысаларында Чаллы бизнесменнары әнә шундый сорауларны тикшерде. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре һәм "Сыналган бизнес" проекты экспертлары үткәрде.
Семинар кысаларында катнашучылар бизнес-проектларны оптимальләштерүне, аерым алганда, төзү этаплары һәм методларын, хаталарны һәм аларны бетерү ысулларын өйрәнде. Бу өлкәдәге тәҗрибәләре белән Татьяна Капитальная (эшкуар, ICBТ халыкара мәктәбенең сертификатлы бизнес-тренеры, линияле идарәчеләргә кандидатлар сайлаганда идарә итү күнекмәләрен автомат рәвештә бәяләү авторы) һәм Дмитрий Долгов (эшкуар, "Корпорация МСП" ААҖ сертификатлы бизнес тренеры) уртаклашты.
Моннан тыш, чара барышында Автокала эшкуарлары контроль-күзәтчелек эшчәнлеге буенча бушлай консультация алды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте