ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.

Бүген Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советы бинасының 2 катындагы фойеда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын тәкъдим итү күргәзмәсе җәелдерелде. Күргәзмә РФ Федерация Советында Татарстан көннәре кысаларында уза.

14 декабрь - Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында "Ел эшкуары. Алтын йөзлек" конкурсына гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Бүген "Татар-информ" МАда узган брифингта конкурс шартлары турында сөйләделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Уңайлы инвестицион климатка 100 адым" еллык конференциясенең Лидерлар клубы эшлекле иртәнге ашында катнашты. Анда Икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, "Сыналган бизнес" Интернет-ресурсы проекты өчен, "Кисәтү инструментының иң яхшы визуализациясе" номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәктә "Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы: яңа дәүләт контроле практикада" конференциясе кысаларында, "Контроль ноктасы" дип аталган иң яхшы контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге тәҗрибәләре конкурсына нәтиҗәләр чыгарганда белдерделәр. 

13 декабрь көнне кече һәм урта бизнес арасында экспорт лидерлары билгеләнәчәк. "Ел экспортеры" еллык конкурсына йомгак ясалачак һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча иң яхшы тәҗрибәне һәм практиканы билгеләячәкләр.

ТР Икътисад министрлыгы бизнес вәкилләреннән "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында (торак-коммуналь хуҗалыкны газлаштыруның төбәкара һәм төбәк программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өлешендә)" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча тәкъдимнәр кабул итә. Ачык консультацияләр үткәрү турында мөрәҗәгать Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан килде.

Татарстанда "Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалар конкурсы старт алды. Анда сәнәгать секторы, икътисад һәм идарә өлкәсендә 40 яшькә кадәрге профессионаллар, "Икътисад" һәм "Менеджмент" юнәлешләре буенча курсларны тәмамлаган студентлар катнаша ала.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эшкуарлык фабрикасы» V мәгариф проектын тәмамлаучылар белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә Казан федераль университетында узды.

Бүген муниципаль берәмлекләр Башкарма комитет җитәкчеләренең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасарлары өчен квалификация үзгәртү программасының йомгаклау модуле старт алды. "Татарстан Республикасында көндәшлекле мохиттә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең заманча технологияләре" укыту программасы, Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International