Россия Хөкүмәте Татарстанга 2017 елда икътисадый потенциалының югары күрсәткечләре өчен 690 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Тиешле документка Премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйган.
Эшне бәяләү нәтиҗәләре буенча республика иң югары күрсәткечле төбәкләр унлыгына кергән. Татарстаннан тыш, грантларны илнең тагын 39 субъекты алачак. Төбәкләргә финанс ярдәме 19,96 миллиард сум күләмендә күрсәтеләчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте