11 декабрьдә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) "Нәтиҗәле эшкуар-2019" конференциясе узачак. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы үткәрә.
Катнашучыларга глобаль челтәрдә бизнесны алга этәрү нәтиҗәләрен ничек фаразларга һәм реклама бюджетын ни рәвешле оптимальләштеррегә кирәклеген сөйләячәкләр. Әлеге өлкәдәге тәҗрибәсе белән интернет-технологияләр өлкәсендә эшкуар Илья Мутовин уртаклашачак.
Шулай ук конференция кысаларында бизнесменнар контроль-күзәтчелек эшчәнлеге буенча консультация алачак.
Бушлай чарада катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: http://tat-opora.ru/zoon.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте