Бүген "Татар-информ" МАда матбугат-конференциясендә Стратегия-2030 гамәлгә ашыру турында сөйләделәр

2018 елның 7 декабре, җомга

Стратегия-2030 кысаларында Татарстанда нинди программалар гамәлгә ашырылды һәм республика үсешендә нинди үзгәрешләр көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" МАда матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җавап бирде.

Нефть-газ химиясе комплексын, машина төзүне, энергетиканы, бизнес өчен үсеш алган инфраструктураны һәм авыл хуҗалыгын ул икътисадый үсеш драйверлары, дип атады. Икътисад министры урынбасары блдергәнчә, 2030 елга тулаем төбәк продуктын 5 триллион сумга кадәр арттыру ниятләнә. Бүген бу күләм 2,253 триллион сум тәшкил итә.

"Стратегиянең төп максаты һәм төп өч өстенлеге үзгәрешсез кала. Бу кеше капиталын формалаштыру һәм туплау, аның үсеше өчен уңайлы киңлек булдыру һәм кеше капиталына ихтыяҗ булырлык һәм ул уңышлы эшли алырлык иҗтимагый институтлар төзү", - дип сөйләде Олег Пелевин.

Кеше капиталы юнәлеше буенча республика программалары кысаларында зур эш алып барыла. Стратегияне кабул иткәннән соң, 195 меңнән артык татарстанлы дөньяга килгән. 2018 елдан туучылар санын стимуллаштыру буенча чараларга авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала тапканда бер бирелә торган түләү өстәлде. Стратегиягә өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүне 100% тәэмин итү һәм пенсия алды яшендәге кешеләрне эшкә урнаштыру һәм аларны яңадан әзерләү турында өстәмә кертелә.

Стратегияне гамәлгә ашыра башлаганнан алып түбәндәгеләр булдырылды:

- Өч "Кванториум" балалар технопаркы, 19 яшьләр инновацион иҗаты үзәге, аларда галимнәребезнең һәм инженерларыбызның киләчәк буыны тәрбияләнә;

- 31 ресурс үзәге, биредә Worldskills стандартлары буенча икътисадның реаль секторы өчен кадрларны әзерлиләр.

"Өченче буын университеты" проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында 23 меңнән артык кеше белем алган.

Стратегияне гамәлгә ашыра башлаганнан алып республика халкының гомер озынлыгы 1,5 елга арткан. 2030 елга күрсәткеч 80 яшькә тигез булыр дип көтелә.

2017 елдан поликлиникаларны модернизацияләү буенча колачы буенча моңарчы күрелмәгән ике еллык программа гамәлгә ашырыла башлады. Хәзерге вакытта 116 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.

Мәдәният өлкәсендә спикер Успение соборын һәм "Зөя" утрау-каласы монастырен ЮНЕСКО объектлары исемлегенә кертүне ассызыклады.  

Стратегияне гамәлгә ашыру чорында территорияләрнең бәйлелеген арттыру өлешендә 900 чакрымнан артык юл төзелгән һәм төзекләндерелгән, республиканың 22,5 мең кеше яшәгән 158 торак пункты юллар белән тоташтырылган. Стратегия-2030га "Мәскәү-Түбән Новгород-Казан" тизләнешле автомобиль юлын төзү һәм Татарстан белән Башкортстан автомобиль юллары челтәрен тоташтыру өчен Ык елгасы аша күпер төзү буенча проектлар кертелгән.

"Стратегиядә аларны төзү каралмаган булса да, өстенлекле үсеш территорияләре  (Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда һәм Яшел Үзәндә) яңа үсеш ноктасы булды. Өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясенең 10 ел эшләве 17 мең яңа эш урыны булдырырга һәм республика икътисадына 62 млрд сум инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. 2017 ел нәтиҗәләре буенча 63 сәнәгать мәйданчыгы эшләгән, хәзер алар - 70. Бурыч - динамиканы саклап калу һәм аларны 100гә җиткерү", - дип сөйләде Олег Пелевин.

Стратегия-2030га санлы икътисадны үстерү буенча аерым блок кертелә, аның төп терәкләрен әйтергә кирәк. Бу - санлы инфраструктура, санлы инструментлар, санлы грамоталылык һәм санлы компетенцияләр.

Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, Стратегияне эшләгәндә халык фикере исәпкә алынган. "Махсус i.tatarstan2030.ru сайты һәм аңа мобиль кушымта төзелде, анда республиканың һәр кешесе үз стратегик инициативасын калдыра алды. Ул гамәлгә кертелгәннән бирле 3,5 меңнән артык тәкдим керде. Апас, Чүпрәле, Питрәч, Әлки һәм Кама-Тамагы районнарында яшәүчеләр аеруча актив катнашты. Ә Буа, Зәй, Чирмешән районы инициативалары максималь санда лайк җыйды", - дип белдерде икътисад министры урынбасары. Күпчелек тәкъдимнәр Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү турындагы закон проектына кергән.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International