Рөстәм Миңнеханов РФ Федерация Советында Татарстан көннәре кысаларында: "Ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продуктын 2,4 трлн сумнан да ким булмаган дәрәҗәдә көтәбез"

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советы бинасының 2 катындагы фойеда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын тәкъдим итү күргәзмәсе җәелдерелде. Күргәзмә РФ Федерация Советында Татарстан көннәре кысаларында уза.

Икътисадның күп кенә тармакларында Татарстан казанышлары белән бүген Россия ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.

Чарада Икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Күргәзмәдә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә төбәкнең проектлары тәкъдим ителгән. Төбәкнең спорттагы уңышлары турында "Татарстан - спорт башкаласы" стендында белергә мөмкин, шулай ук Иннополис Университеты, "КАМАЗ" ГАҖ, "Татспиртпром" һәм башка эрек компанияләрнең стендлары тәкъдим ителгән иде.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Санлы Татарстан" кысаларында төп проектлар һәм ИТ-тармак каршында торган бурычлар турында Валентина Матвиенкога кыскача гына сөйләп узды.

Алга таба Федерация Советында "Россия Федерациясе субъекты сәгате" кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре ачылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында: Стратегия 2030" темасына доклад белән чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, фаразлар буенча, Татарстан 2018 елны тулаем төбәк продуктының 2,4 трлн сум күләмендәге күрсәткече белән тәмамлаячак, бу узган елгы дәрәҗәдән 300 млрд.ка артыграк диярлек.

"Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, без тулаем төбәк продукты күләмен 2,4 трлн сумнан да ким булмаган дәрәҗәдә көтәбез, сәнәгать продукциясен җитештерү күләме 2,7 трлн сумнан артачак. Төп күрсәткечләрнең берсе булып төп капиталга инвестицияләр күләме тора. Соңгы 10 елда алар 5,1 трлн сум тәшкил иткән. Дәүләт инвестицияләренең бер сумына 10 сумга якын шәхси акча салу җәлеп ителгән", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук төбәктә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясе (Стратегия 2030) кабул ителүен искәртте. Әлеге документ кысаларында 2030 елга кадәр тулаем төбәк продукты үсеше 5 трлн сумга җитәр дип ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International