Рөстәм Миңнеханов "Эшкуарлык фабрикасын" тәмамлаучылар белән очрашты

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эшкуарлык фабрикасы» V мәгариф проектын тәмамлаучылар белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә Казан федераль университетында узды.

Татарстан Президенты күргәзмә белән танышты, анда авыл хуҗалыгы, зәркән эше, кием-салым җитштерү өлкәсендә дистәләгән стартап тәкъдим ителгән иде.

Үз сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә.  "Эшкуарлык фабрикасы" проектын гамәлгә ашыру әлеге эшкә булышлык итә. "Эш башлап килүче эшкуарларга ярдәм кирәк, аларга еш кына тәҗрибә һәм теге яисә бу өлкәдә кирәкле белемнәр җитми. Яшьләр арасында бизнесны популярлаштырып, "Эшкуарлык фабрикасы"ның киләчәктә дә үз эшен актив дәвам итүе мөһим», - дип билгеләп үтте ул. Укыту курсларыннан тыш, эш башлап җибәрүче эшкуарлар өчен бигрәк тә проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында ярдәм кирәк, дип белдерде ТР Президенты. "Шунысы мөһим - без сөйләргә генә түгел, аларга ярдәм дә күрсәтергә тиеш. Кайвакыт, үз эшен башлап җибәргәндә, кеше нәкъ менә нинди өлкәдә эшләячәген белми һәм артык нәрсәләргә игътибар бирә башлый.  Бу очракта әйтеп җибәрергә, конкрет юнәлешкә йөз тотуга булышырга кирәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Президентына берничә бизнес-проект тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, 13 яшьлек Данияр Гомәров үзенең сыр производствосын үстерү планнары турында сөйләде. Үсмер малай үз продукциясен сата инде, әмма күләмнәрен арттыру өчен, сыр кайнату цехын җиһазларга һәм өстәмә җиһаз сатып алырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны хуплады һәм аны гамәлгә ашырганда яшь бизнесменга булышырга вәгъдә итте.

Чарада 300гә якын эшкуар, эксперт, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

2018 елда "Эшкуарлык фабрикасы" проекты кысаларында эшкуарлык буенча 5 меңнән артык кешене колачлаган мастер-класслар оештырылды һәм үткәрелде, Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга һәм Баулыда эш башлап җибәрүче бизнесменнар өчен "СТАРТ" дигән укыту курсы уздырылды. Агымдагы елда проектны оештыручылар Татарстан белән генә чикләнмәде, Киров, Новгород һәм Тула өлкәләре, Дагыстан Республикасы кебек төбәкләрне дә эшкә катнаштырды.

Проектны гамәлгә ашыруның 5 елында 3 меңнән артык кеше укыган, 800 яңа бизнес-проект сафка бастырылган. Эш башлап җибәрүче эшкуарларга ярдәмне 250 остаз һәм 220 партнер күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International