Бүген муниципаль берәмлекләр Башкарма комитет җитәкчеләренең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасарлары өчен квалификация үзгәртү программасының йомгаклау модуле старт алды. "Татарстан Республикасында көндәшлекле мохиттә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең заманча технологияләре" укыту программасы, Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнде.
Уку курсларын 50гә якын кеше уза. Йомгаклау этабы кысаларында катнашучылар муниципаль берәмлек өчен кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең бишьеллык программалары проектларын эшләячәк. 20 декабрьдә алар үз проектларын "Югары икътисад мәктәбе" Илкүләм тикшеренү университетының Коммуникацион менеджмент институты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы бизнес-ассоциацияләре һәм хакимият органнары вәкилләреннән гыйбарәт эксперт комиссиясенә тәкъдим итәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте