Бүген Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
Чара РФ Федераль Җыены Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында узды.
Федерация Советы Рәисе Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашуда төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Әңгәмәдә Татарстан Республикасының Федерация Советында дәүләт хакимиятенең башкарма һәм законнар чыгару (вәкиллекле) органнары вәкилләре Олег Морозов һәм Илдус Әхмәтҗанов катнашты.
Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, Федерация Советында субъектны тәкъдим итү - төбәкнең казанышларын федераль дәрәҗәдә күрсәтү һәм проблемалы мәсьәләләр турында сөйләшү өчен яхшы мөмкинлек.
"Татарстан - лидерларның берсе, үрнәк төбәк", дип белдерде Валентина Матвиенко һәм, республиканың алдынгы тәҗрибәләре Федерациянең башка субъектларына да кызыклы булачак, дип өстәде.
Валентина Матвиенко Федерация Советы комитетларында Татарстан вәкилләре катнашында узган киңәйтелгән утырышлар барышында нәтиҗәле эш башкарылды, дип бәяләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук төбәкнең үзен Федерация Советында тәкъдим итү тәҗрибәсен уңай бәяләде. "Һәр төбәкнең РФнең башка субъектларына да файдалы булырлык тәҗрибәсе бар", - диде ул.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, төбәк һәрвакыт Федерация субъектларына ярдәм буенча сенаторларның принципиаль карашын тоя.
Валентина Матвиенко Татарстан җитәкчелеге белән бергә шулай ук парламентның югары палатасында Татарстан көннәренә багышлап оештырылган ФСда Татарстан Республикасы күргәзмәсен ачты.