ТР Икътисад министрлыгы бизнес вәкилләреннән "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында (торак-коммуналь хуҗалыкны газлаштыруның төбәкара һәм төбәк программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өлешендә)" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча тәкъдимнәр кабул итә. Ачык консультацияләр үткәрү турында мөрәҗәгать Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан килде.
Карар проектында Газлаштыру программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру кагыйдәләренә түбәндәге нигезләмәләрне өстәргә тәкъдим ителә:
- төбәкләрнең газлаштыру программалары проектларын килештерү тәртибе турында;
- халыкны газдан файдалануга әзерләү буенча чаралар турында;
- халыкны газ белән тәэмин итү өчен файдаланыла торган объектларны урнаштыру схемаларын формалаштыру турында;
- газлаштыру күрсәткечләрен исәпләү турында;
- төбәкләрнең газлаштыру программалары проектлары буенча ачык фикер алышулар үткәрү тәртибе турында.
Әлеге документ белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1674226.pdf.
Проектта эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен артыгын административ һәм бүтән чикләүләр һәм бурычлар кертә торган һәм аларны кертүгә этәрүче нигезләмәләр булган очракта, шулай ук эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектларының, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗә бюджетларының нигезләнмәгән чыгымнарына китерүче нигезләмәләр булса, үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне электрон почта аша җайга салу йогынтысын бәяләү секторына юллый аласыз: AV.Ponomareva@tatar.ru.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте