13 декабрь көнне кече һәм урта бизнес арасында экспорт лидерлары билгеләнәчәк. "Ел экспортеры" еллык конкурсына йомгак ясалачак һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча иң яхшы тәҗрибәне һәм практиканы билгеләячәкләр.
Конкурсның максаты - үз тармагында иң югары күрсәткечләргә ирешкән предприятиеләрне, эшкуарларны - тауар җитештерүчеләр, эшләр һәм хезмәт күрсәтүчеләрне ачыклау һәм кызыксындыру, производстволарны үстерүгә этәргеч бирү, дөнья базарында Татарстан Республикасы җитештерүчеләре абруен күтәрүгә булышлык итү. Анда Татарстан Республикасының расланган экспорт тәҗрибәсе булган, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрына кертелгән бизнесменнары катнаша.
Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КО башлангычы белән үткәрелә.
Үткәрү көне һәм вакыты - 2018 елның 13 декабре 18:00.
Үткәрү урыны - Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте