Якын киләчәк елларда Татарстанда бизнес ничек үсеш алачак һәм нинди программаларны эшләтеп җибәрү планлаштырыла? Бүген Казанда шушы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Эшкуар йортында "Кече һәм урта эшкуарлык һәм хосусый эшкуарлык инициативасына булышлык күрсәтү" илкүләм проекты кысаларында төбәк программаларын карау буенча төбәкнең ведомствоара проект офисы утырышы булды.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин 2019-2024 елларда Татарстанда тормышка ашыру планлаштырылган проектларны күрсәтте. Алар эшкуарлыкны популярлаштыруга, фермерларга булышлык күрсәтү челтәрен оештыруга һәм авыл кооперациясен үстерүгә, КУЭ субъектларын акселерацияләүгә, КУЭ субъектларының финанс ярдәменнән (ш.и. ташламалы финанслаудан) файдалана алу мөмкинлекләрен арттыруга һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен шартларны яхшыртуга юнәлдерелгән.
Әлеге проектларны тормышка ашыру Россия Федерациясе Президентының "2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указында каралган максатларга, күрсәткечләргә һәм нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген бирәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте