Татарстан Республикасы 2018 елда җайга салу йогынтысын бәяләүне гамәлгә ашыру сыйфатының йомгаклары буенча төбәкләрнең иң югары төркеменә кергән. Рейтинг нәтиҗәләре Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми сайтында бастырылган.
Анализ кысаларында җайга салу йогынтысын бәяләү өлкәсендә Россия Федерациясе төбәкләренең хокукый беркетелгәнлеге һәм гамәлдәге эш тәҗрибәсе, күрсәтелгән институтны методик һәм оештыру ягыннан тәэмин итү, җирле үзидарә органнарында аталган бәяләүне кертү, шулай ук бизнес-бергәлек вәкилләре ягыннан бәйсез бәяләү исәпкә алынган, соңгысы балларның гомуми суммасында 25% тәшкил итә.
Төбәкләр 4 төркемгә бүленгән: иң югары дәрәҗә (80 баллдан 100 баллга кадәр), яхшы дәрәҗә (60 баллдан 79 баллга кадәр), канәгатьләндерерлек дәрәҗә (40 баллдан 59 баллга кадәр) һәм канәгатьләндерерлек булмаган дәрәҗә (0 баллдан 39 баллга кадәр). 2018 ел йомгаклары буенча иң югары төркемгә 36 төбәк кергән, яхшы нәтиҗәле субъектлар төркемендә - 33 төбәк, канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр - 14 төбәктә.
Җайга салу йогынтысын бәяләү процедураларын уздыру йомгаклары буенча Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы "2018 елда Россия Федерациясе субъектларында һәм җирле үзидарә органнарында җайга салу йогынтысын бәяләү институтын үстерү турында" еллык доклад әзерләгән. Аның тексты белән сайтта танышырга була: http://economy.gov.ru/minec/about/structure/depregulatinginfluence/201824126
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте