ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының гомуми әйләнеше 1,8 трлн сумга җиткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.  Ул билгеләп узганча, әлеге күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 6%ка арткан. Татарстанның ТТПда кече һәм урта бизнес өлеше 2018 елның 9 аенда 25,4% тәшкил иткән.

2018 елда, Татарстан Республикасының үсеш институтлары ярдәмендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 11 млрд сумлык ташламалы финанс ресурсларын җәлеп итү мөмкин булган. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Темиргалиев җавап бирде.

Бүген Татарстанда 645 кече һәм урта эшкуарлык экспортер-субъекты исәпләнә. 2018 елда аларның яртысы республиканың экспортка ярдәм үзәге тарафыннан уздырылучы чараларда катнашкан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.  Ул билгеләп узганча, ЭЯҮ ярдәмендә 161,3 млн сумлык 84 экспорт контракты төзелгән.

"Сыналган бизнес" порталын караучылар саны эшли башлаган көненнән башлап 60 меңнән артып киткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

Бүген Татарстанда 83 инфраструктура объекты эшли, аның 70 – сәнәгать мәйданчыгы һәм 13 – сәнәгый парк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Кече һәм урта бизнес субъектлары smb.tattis сатып алулар порталы аша 22 меңнән артык контракт төзегән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.  Ул билгеләгәнчә, контрактларның суммасы 35 млрд сумнан артык тәшкил итә.  bp.zakazrf.ru биржа мәйданчыгы ярдәмендә 85 млн сумлык 3 меңнән артык шартнамә төзелгән.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2019 елга эшкуарлык субъектларын тикшерүнең Җыелма планын раслады. Ул, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгын да кертеп, республикадагы дәүләт, төбәк контролен гамәлгә ашыручы барлык министрлыкларның һәм ведомстволарның планнарын үз эченә ала һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы сайтында урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестиция советы белән "Яр Чаллы", "Чистай" һәм "Түбән Кама" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек башкару турында килешүләр төзүгә заявкалар карау буенча комиссиянең уртак утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Утырышта республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Быел тулай төбәк продукты 2,4 трлн сумнан артып киткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев кече һәм урта бизнесны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар конкурсларында җиңүчеләргә әйтте. Чара Эшкуар йортында узды. Министр сөйләгәнчә, төп кертемне сәнәгать һәм сәүдә өлкәләре керткән. Сәнәгый җитештерү индексы 101,9%ка тигез, төяп озатылган продукция күләме - 2,8 трлн сумга якын.

Быел Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар республика конкурсына 100 артык иҗади эш килде. Иң яхшы эшләрнең авторларын бүген Эшкуар йортында атадылар. Бүләкләү тантанасында бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР икътисад министры Фәрит Абдуллин, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International