Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Аттракционнарның техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләр исемлеген раслау турында" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча бизнес вәкилләреннән тәкъдимнәр кабул итә. Гавами консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан килде.
Карар проектында аттракционнарга кагылышлы төп төшенчәләр, төп техник таләпләр һәм аттракционнарны эксплуатацияләү таләпләре билгеләнә:
- тышкы кыяфәтенә һәм аттракционнарны карап тотуга, шул исәптән аттракционнарның төрләре һәм типлары буенча (басмалы, әйләнә торган, катлаулы хәрәкәт итә торган, картинглар, һава тутырып ясала торган, су аттракционнары);
- аттракционнарны киртәләп алуга, монтажлауга һәм урнаштыруга карата;
- эксплуатацияләүче персонал вазыйфаларына карата һ.б.
Моннан тыш, карар проектында аттракционны көн саен эшләтү, техник хезмәт күрсәтүне һәм ремонтлауны исәпкә алу журналларының формалары билгеләнә.
Әлеге документ белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1695910.pdf
Проектта эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: AV.Ponomareva@tatar.ru.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте