Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2018 елның гыйнвар-ноябрь айлары өчен муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча рейтинг әзерләнде. Рейтинг мәгълүматлары буенча, Чистай районы үз күрсәткечләрен 12 позициягә яхшырткан. Әлки районы 7 пунктка, Ютазы 6 пунктка күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, хезмәт хакына сатып алу сәләтенең һәм өстәлгән бәя күләменең артуы белән аңлатыла.
Рейтингта Казан, Әлмәт һәм Лаеш элеккегечә лидер урыннарын алып тора.
Халыкның җан башына исәпләгәндә төяп озатылган продукция күләме республика буенча уртача алганда 654,19 мең сум тәшкил иткән. Республика муниципаль берәмлекләре арасында әлеге күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләр Әлмәт (4 132,28 мең сум), Түбән Кама (1917 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1485,13 мең сум) районнарында.
2018 елның 1 декабренә булган мәгълүматлар буенча, республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,49% тәшкил итә. 29 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Лаеш (0,13%), Актаныш (0,21%) һәм Аксубай (0,25%) муниципаль районнарында теркәлгән.
2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстан Республикасында халыкның җан башына исәпләгәндә торакның гомуми мәйданыннан 0,54 кв. метр торак эксплуатациягә кертелгән. Торакның иң күп мәйданы Питрәч (3,816 кв. метр), Тукай (2,227 кв. метр) һәм Лаеш (2,192 кв. метр) районнарында кертелгән.
Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак итеп министрлык сайтында танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2018-godu.htm.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте