Индира Киреева: ТР Икътисад министрлыгы яшь галимнәрнең инициативасына һәрчак теләктәшлек белдерергә әзер

2018 елның 21 декабре, җомга

"Умник" программасы биш юнәлеш буенча инновация эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яшь тикшерүчеләргә булышлык күрсәтү өчен юнәлдерелгән.

Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булган матбугат конференциясендә ТР икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "Умник" программасының 54 проекты Татарстан Республикасында Инновацияләргә булышлык күрсәтү фондыннан инновацияле предприятиеләр үсеше өчен ярты миллион сум акча алачак.

"Умник" программасында 2018 елда 54 катнашучы җиңүче булды, 2017 ел белән чагыштырганда күрсәткечләр икеләтә артык. Җиңүчеләр 2 еллык срок белән 500 мең сум күләмендә грантлар алачак", - дип өстәде Индира Киреева.

"Умник" программасы 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле, түбәндәге биш юнәлеш буенча инновацияле эшчәнлек башкаручы яшь тикшерүчеләргә булышлык күрсәтү өчен юнәлдерелгән: мәгълүмат технологияләре, киләчәк медицинасы, заманча материаллар һәм аларны оештыру технологияләре, яңа приборлар һәм аппарат комплекслары, биотехнологияләр.

"Грант күләме ике елга 500 мең сум тәшкил итә: 250 мең сум - эшчәнлекнең беренче елына, шартнамәнең барлык шартларын үтәгән очракта - икенче елдагы эшчәнлеккә тагын 250 мең сум", - дип билгеләде ТР икътисад министры урынбасары в.б.

"ТР Икътисад министрлыгы исеменнән өстәргә теләр идем: Без яшь галимнәрнең, инновацияле компанияләрнең инициативасына һәрчак теләктәшлек күрсәтергә әзер", - дип өстәде Киреева.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/12/21/637188/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International