"Яр Чаллы" һәм "Яшел Үзән" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек башкаруга алты заявка хупланды

2018 елның 21 декабре, җомга

Бүген "Яр Чаллы" һәм "Яшел Үзән" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек башкаруга заявкалар карау буенча комиссияләр утырышында алты заявка хупланды, чара Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

"Йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерүне оештыру" инвестиция проекты белән "Кёниг Модуло Ру Челны" ҖЧҖ, "РУСАК вездеходын серияләп җитештерү" инвестиция проекты белән "РУСАК" ҖЧҖ һәм "Рәшәткәле түшәмә җитештерү заводы" инвестиция проекты белән "Камский настил" ҖЧҖ "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең яңа резидентларына әверелде.

Әлеге резидентлар тарафыннан - 140, шул исәптән алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алгач 138 яңа эш урыны булдырылыр, дип планлаштырыла. 2018-2025 еллар чорында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетыннан биреләчәк салым ташламаларының гомуми суммасы - 69,18 млн. сум, 2018-2025 еллар чорына республиканың берләштерелгән бюджетына киләчәк салымнар - 88,059 млн. сум.

"Җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү системалары өчен полимер арматура җитештерү" инвестиция проекты белән "Казан полимер арматура заводы" ҖЧҖ, "Металл эшләнмәләр эшкәртү буенча җитештерү комплексын оештыру" инвестиция проекты белән "Гефест" МТЭ" ҖЧҖ һәм "Татарстан Республикасында йомшак контейнерлар (биг-беглар) чыгару буенча яңа завод төзү" инвестиция проекты белән "Фабрика Мягких Контейнеров" ҖЧҖ "Яшел Үзән"алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең яңа резидентларына әверелде.

Әлеге резидентлар тарафыннан - 168, шул исәптән алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алгач 153 яңа эш урыны булдырылыр, дип планлаштырыла. 2018-2027 еллар чорында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетыннан биреләчәк салым ташламаларының гомуми суммасы - 23,582 млн. сум, 2018-2027 еллар чорына республиканың берләштерелгән бюджетына киләчәк салымнар - 44,73 млн. сум.

Әлеге инвестиция проектларын тормышка ашыру Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә, шул исәптән Яр Чаллы һәм Яшел Үзән кебек моношәһәрләрнең дә икътисадын диверсификацияләүгә, ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International