Татарстанда 83 инфраструктура объекты эшли

2018 елның 28 декабре, җомга

Бүген Татарстанда 83 инфраструктура объекты эшли, аның 70 – сәнәгать мәйданчыгы һәм 13 – сәнәгый парк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.  Ул билгеләп узганча, ел башыннан бирле инфраструктура объектларының саны 7гә арткан. Бүген әлеге территорияләрдә 1382 резидент эшчәнлек башкара, 26 меңгә якын эш урыны булдырылган. 2018 елның 9 аендагы нәтиҗәләр буенча җитештерелгән продукция күләме 98,4 млрд сум тәшкил иткән, салым түләүләре - 9,36 млрд сум.

2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан республиканың 4 муниципаль районында сәнәгый парклар төзелешенә һәм проект-смета документациясенә 255,7 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән:

- "Арча" сәнәгый паркы (Арча муниципаль районы);

- "Буа" сәнәгый паркы (Буа муниципаль районы);

- "Урыссу" сәнәгый паркы (Ютазы муниципаль районы);

- "Саба" сәнәгый паркы (Саба муниципаль районы).

2019 елда инфраструктура объектларын төзүне һәм үстерүне финанслау өчен "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү" федераль проекты кысаларында республикадан 10 заявка тапшырылган, аларның 3се беренчел сайлауны узган. Рөстәм Сибгатуллин билгеләгәнчә, Икътисад министрлыгы 2020 елга сәнәгать паркларының һәм мәйданчыкларының санын 100 кадәр арттырырга планлаштыра.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International